Беркөн бер авыл карты мөфти-казый әфәндегә килеп улына шикаять белдерә:
— Мөхтәрәм казыем, кинә мине улым кырда кыйнады, үгезләр куа торган чыбыркысы белән сукты. Җаным бик әрнеде, бик еладым.. Мин баламны шуның өчен үстер-деммени? Бу картлык хәлемдә мин хәзер ни эшлим инде? Бүген менә сиңа килдем, бер юл кцрсәт миңа, бер акыл бир. Мин хәзер ни кылырга да белмим, хуҗам, ялварам, сиңа, миңа ярдәмче бул.
Казый әфәнде:
— Фәсибехәнәллаһ! Ничек инде бала атасына кул китәреп
сугар! Әллә син улыңа дин өйрәтмәдеңме? Ата-ана хакының
изгелеген улыңа аңлатмадыңмы? Кечкенәдән әхлак, тәрбия
үрнәкләре бирмәдеңме?
Карт:
— (Хөрмәтле хуҗам! Авыл тормышын беләсең бит, сез
әйткәннәрне өйрәтмәдем шул. Авыл. җирендә эш күп, кыен-лыклар-мәшәкатьләр кип, хайваннар карыйсы, иген үсте¬рәсе, утын әзерлисе... Ъоларның берсен дә эшләмичә булмый.
Казый күзе яшьле картка:
— Алай булгач инде, бабакай, син улыңны гаепләмә, Ул
сине җир сөрә торган үгезләре белән бер саный. Чөнки улың
өчен синең белән үгезләр арасында бернинди аерма да юк.
Улыңа ата кадерен өйрәтмәгәнсең. Ул үгезләргә сугам дип
сиңа суккан. "Юкса бала атасына кул китәрмәс иде... — дип,
картның улына карата әтилек вазыйсраларын үтәмәгәнлеген, көтек булганлыгын аңлатты.
Юсыф Тауслы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык