Мөселманнар Россияне айнытырга тырышалар

Үткән атна ахырында Еланчик күле буенда Россия һәм БДБ илләренең аеклар хәрәкәтләре җыены үтте. Бу чара 21нче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

Үткән атна ахырында Еланчик күле буенда Россия һәм БДБ илләренең аеклар хәрәкәтләре җыены үтте. Бу чара 21нче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, быел җыенга Россия, Белоруссия, Украина, Казахстан, Латвия һәм Германиядән 700 кеше килгән, дип белдере. Җыенны оештыручылар – “Аек Чиләбе” һәм “Оптималист-Чибәр күл” оешмалары.

Чараны ачу тантанасында Чиләбе һәм Курган өлкәләре Диния Нәзарәте вәкилләре, Чиләбе өлкәсенең Горнозаводской районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Миңнегалиев та катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул Россиядә ел саен 80 процент җинаятьләрнең исерек килеш кылынганын, нибары 10 процент балаларның сәламәт тууын, бик күп нарасыйларның эчкече ата-аналары тарафыннан җәберләнүен әйтте. “Без, мөселманнар, бу куркыныч мәгълүматларны кешеләргә җиткерергә тырышабыз, - диде хәзрәт. – Һәм ислам диненең эчкечелек һәм наркоманияне кабул итмәвен әйтәбез”. Мөхәммәд хәзрәт шулай ук җыелган халыкка эчкечелекнең зыяны турында Коръән аятьләре һәм хәдисләрдән мисаллар китерде һәм спиртлы эчемлекләр куллануның зыянлы булуын аңлаучылар саны арта баруына сөенүен белдерде.

Җыен программасында уку-укыту чаралары үткәрелде. Алар арасында – сәламәтләнү дәресләре, төрле тематика буенча лекцияләр, махсус курслар. Уку нәтиҗәләре буенча, Аеклык җәмгыяте инструкторлары һәм лекторлар таныклыклары тапшырылды. Төрле юнәлешләр буенча эшләүче тренерлар, табиблар, лекторлар, халык табиблары үз тәҗрибәләре белән бүлеште, консультацияләр үткәрде, дип хәбәр итә IslamNews порталы.

Җыен аек тормыш алып баручыларга дуслар, хәтта тормыш юлдашларын табарга ярдәм итте. Ә спиртлы эчемлекләрсез, тәмәкесез, наркотикларсыз тормышны башлаучылар өчен бу дөрес юнәлештә баруларын аңлау өчен яхшы мөмкинлек булды, дип хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе