«Мөслимә» иҗтимагый оешмасы быел да мөселманнарның уртак җыенын оештырырга ниятли. Әлеге чара 30 августта, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткән вакытта үтәргә тиеш.
«Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина сүзләренчә, мөселманнар арасында мондый җыен үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Җыенда ел саен мөселманнар өчен актуаль булган мәсьәләләр карала. Бигрәк тә яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе соңгы елларда көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Быел да бу мәсьәлә буенча җитди сөйләшүләр булыр, дип көтелә. «Яшьләр - безнең киләчәгебез. Алар хак юлдан барырга тиеш. Шуңа күрә аларны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк», - ди бу уңайдан Әлмира Әдиятуллина.
Быел мөселманнар җыены Иске Татар бистәсендә булачак. Алдагы елларда бу җыенга 1000 тирәсе кеше җыела торган булган, дип хәбәр итә «Татар информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык