Кыргызстан ил икътисадын торгызу өчен башка илләрдән ярдәм көтеп утырырга җыенмый. «Үзебезгә үзебез ярдәм итәчәкбез. Садакага өметләнеп утырып булмый. Шулай да Евразия икътисади берләшмәсенең кризиска каршы фондының ярдәме бик урынлы булыр иде. Бигрәк тә беренче вакытта», - дип белдерде Роза Өтенбаева Евразия икътисади берләшмәсе Советы утырышыннан соң.
Өтенбаева журналистларга күптән түгел генә булып үткән референдум турында да искәртеп үтте. Әлеге референдум Кыргызстанга хокукый статус алырга ярдәм итте. Ил бераз аякка басуга ук үз көнен үзе күрә башлаячак. Илне икътисади яктан шактый какшаткан бәрелешләрдән соң хәзер инде тернәкләнү юлына басарга мөмкин, дип белдерде Өтенбаева. Аякка басуда чит илләргә генә салынып ятмаячакбыз, үзебез дә тырышачакбыз, дип ассызыклап үтте ул.
Роза Өтенбаева 27 июньдә үткән референдум нәтиҗәсендә президент итеп сайланды. Ул бу постта «күчеш чоры» үткәнче, ягъни 2011 елның 31 декабренә кадәр утырачак. Сүз уңаеннан, Роза ханым Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә һәм Үзәк Азиягә керүче ил җитәкчеләре арасында бердәнбер хатын-кыз президент. Ул җитәкчелеккә быелның 7 апрелендә, элеккеге президент Корманбәк Бакиевны бәреп төшерү нәтиҗәсендә килгән иде.
Июнь башында Кыргызстанның Ош һәм Җәләл-Абад шәһәрләрендә кыргызлар һәм үзбәкләр арасында кораллы бәрелешләр булды. Аның нәтиҗәсендә 2 мең тирәсе кеше үлде, 1 млн. нан артык кеше зыян күрде. Бүген илдә 40 көнлек матәм дәвам итә, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде