Мисыр тәмәке сатуга өстәмә салым кертә. Аның нәтиҗәсендә тәмәкенең бәясе 40 процентка артачак.
Бу яңа салым Мисырдагы тәмәке тартучылар санын бераз булса да киметер, дип өметләнә ил җитәкчелеге. Мөселман иле булуына да карамастан, мисырлылар арасында тартучылар башка илләр белән чагыштырганда күбрәк икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары да бу хакта чаң суга. Соңгы 30 елда Мисырда тәмәке тартучылар саны халык санына караганда ике тапкырга зуррак тизлек белән арткан.
Яңа закон буенча гадәти тәмәке - 40 процентка, ә кальянда кулланыла торган тәмәке 100 процентка кыйммәтләнәчәк. Салым арттыру хисабына кергән акчаны Мисыр җитәкчелеге сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру өчен тотачак. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, салымны арттыру министрлык казнасына 345 млн. доллар акча кертәчәк, дип хәбәр итә «Ансар.ру»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде