Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху «Беренче канал»га биргән әңгәмәсендә «Азатлык флотилиясе»н тоткарлау өчен Төркиядән гафу үтенүдән һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләүдән баш тартты. Әмма ике арадага мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләвен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Израиль хәрбиләре 31 майда 6 корабтан торган «Азатлык флотилиясе»нә һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, 9 төрек һәлак булды. Төркия, кичекмәстән, Израильне «пиратлык һәм бандитлык»та гаепләде, үз вәкилен чакыртып алды, икътисади һәм хәрби элемтәләрне үзгәртеп кора башлады. Израиль белән элемтәләрне яңарту исә бары Газа блокадасы тәмамлану, вакыйгаларны интернациональ комиссия тикшерү, рәсми гафу үтенү җиткерү һәм зыян күрүчеләргә акча түләү шартлары үтәлгәч кенә мөмкин.
Биньямин Нетаньяху әйтүенчә, «Израиль, солдатлары аларга зыян салырга теләгән кешеләрдән сакланган өчен, гафу үтенә алмый». Интервью вакытында ул шулай ук компенсация түләү турында сүз дә була алмавын белдерде.
РИА «Новости» хәбәр итүенчә, премьер-министр Израильнең cәнәгать һәм сәүдә министры Биньямин Бен-Элизар белән Төркия nышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы арасында очрашудан канәгать калган. Бу – «Азатлык флотилиясе»н тоткарлаганнан соң югары дәрәҗәдә беренче очрашу. Әмма Израильнең тышкы эшләр министры Авигдор Либерман бу очрашу уңаеннан Б.Нетаньяхуга тәнкыйть сүзләрен җиткергән. Бактың исә, министр бу очрашу турында белми дә калган. А.Либерман – җитәкчелектәге «Ликуд» партиясе белән коалициядәге «Наш дом Израиль» партиясе башлыгы. «Аңлашылмаучанлык юк ителде, бу вакыйга коалициягә зыян китермәячәк», - дип ышандырды Нетаньяху.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык