Казанда III Евразия фәнни форумы үтте

Үткән атнаның җомга-шимбә көннәрендә Казанда III Евразия фәнни форумы үтте. Чарада сөйләшенгән төп мәсьәләләрдән: евразиялелек,

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

13,61 KbҮткән атнаның җомга-шимбә көннәрендә Казанда III Евразия фәнни форумы үтте. Чарада сөйләшенгән төп мәсьәләләрдән: евразиялелек, татарларның тарихта роле, Татарстанда «руслар мәсьәләсе» һәм традицион ислам структурасында бүленешләр барлыкка килү. Белгечләр шулай ук форумда Россинең икътисади курсын да тәнкыйтьләп чыкты.

Чарада алдан программага кертелгән ТР Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов һәм танылмаган Көньяк Осетия республикасының Россиядәге вәкиле Дмитрий Медоевның чыгышлары булмады. Идеология эзләү мәсьәләсендә дискуссиягә берникадәр төрлелекне Иран галимнәре һәм ТР Фәннәр академиясе әгъзасы Вадим Хоменко кертергә тырышты.

Икътисад фәннәре докторы Хоменко фикеренчә, кризис Россияне бернигә дә өйрәтми. «Без кризиска көрәшмибез, аны үтеп китәргә генә тырышабыз, - диде галим. – Бөтен кризиска каршы программалар социаль киеренкелекне киметү максатына юнәлдерелгән. Авыру тагын да эчкәрәк кертелә. Дәүләт корпорацияләрнең бурычлар үз өстенә алды». Белгеч сүзләренчә, бүген Россиядә 4 төп проблема бар – коррупция, түбән квалификацияле чиновниклар, волюнтаризм һәм илнең стратегик үсеше өчен җаваплылык булмау. Хоменко бәяләвенчә, 2009 ел – интеллектуаль капиталны югалту буенча иң масштаблылардан булган. Бу кризислы елда 6100 эре белгеч илдән чыгып киткән.

Кризисның киләсе этапларында төп партнерлар һәм таянычлар арасында ислам икътисады булырга мөмкин. Төп партнер дип Хоменко Иранны атады. Бу сүзләр Иран вәкилләре тарафыннан җылы кабул ителде. Алар, үз чиратында, үзләренең идеологик модельләрен тәкъдим иттеләр. Кум университеты проректоры Хәмид Реза Солки әйтүенчә, бу идеологиянең нигезендә геополитика принциплары ята. Аларның фикеренчә, дөньяның киләчәген мәдәният тәэмин итәчәк. Мәдәниятнең нигезендә исә дин ята, дип яза «Бизнес-онлайн».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе