Мәскәү дәүләт лингвистика университетында ислам тарихы һәм мәдәнияте белгечләре әзерләү бүлегенең беренче чыгарылышы булды. Алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус программасы нигезендә белем алды. МДЛУда ислам тарихы һәм мәдәнияте белгечләрен Халыкара мөнәсәбәтләр һәм социаль-сәяси фәннәр институтындагы дөнья мәдәнияты кафедрасында әзерлиләр.
Студент тормышының ахыргы бәхетле көннәрен кичерүче егетләр-кызларга диплом тапшырганда университет ректоры Ирина Халеева: «Лингвистика университеты яхшы әзерлекле ислам белгечләр әзерләп чыгарды. Әлеге белгечләр Россидәге мөселман оешмаларында эшли, ислам югары уку йортларында укыта алачак. Алар, һичшиксез, илдәге диннәр дуслыгын ныгытуга үз өлешләрен кертер», - дип белдерде.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус программасы буенча быел Россиянең төрле югары уку йортларын 26 белгеч тәмамлаган. Аларның барысы да диярлек мөселманнар Диния нәзарәтендә яки ислам университетларында эшләргә ниятли. Алдагы берничә елда бу программа буенча укытылган белгечләр саны 100дән артып китәчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде