Газа секторына тагын берничә яңа төр продукт кертергә рөхсәт ителде. Хәзер биредә яшәүче хуҗабикәләр балаларын шоколад һәм кетчуп белән сыйлый ала. Шулай ук бик тиздән алар яңа савыт-саба да сатып ала алачак. Израиль камалышта калган Газага кертелергә рөхсәт ителгән әйберләр исемлегенә шоколад, кетчуп һәм савыт-сабаны да кертте.
Әмма әлегә кадәр бирегә төзелеш материаллары, шул исәптән, цементт һәм корыч кертү тыела. Шуңа күрә Газада яшәүчеләр һаман да төзелеш эшләре алып бара алмый интегә. Мондый тыюны Израиль бу материаллар корал ясау өчен кулланылырга мөмкин, дип аңлата.
Гуманитар ярдәмдә булырга мөмкин әйберләр исемлегенең зураюы Газа камалышының йомшаруын дәлилли, дип ышандыра Израиль.
Берничә көн элек Израиль Газаны гуманитар камалышны йомшартырга вәгъдә иткән иде. Вәгъдә буенча Газа секторына кертелә торган гуманитар ярдәм ике тапкырга артырга тиеш, дип хәбәр итә MIGnews.com

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык