«Сад» нәшрияты «Сөләйман» мәчетенә китаплар бүләк итте

Дини әдәбият бастыру белән шөгыльләнүче «Сад» нәшрияты «Сөләйман» мәчетенә китаплар бүләк итте. Китаплар барысы да диярлек балалар өчен чыгарылган басмалар. Алар

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

22,23 KbДини әдәбият бастыру белән шөгыльләнүче «Сад» нәшрияты «Сөләйман» мәчетенә китаплар бүләк итте. Китаплар барысы да диярлек балалар өчен чыгарылган басмалар. Алар арасында намаз кагыйдәләренә өйрәтүче китаплар, Пәйгамҗәрләр тарихы, ислам тарихы, балалар өчен төрле вакыйгалар тупланган җыентыклар һ.б.лар бар. 46 исемдәге берничә мең китап шушы көннәрдә «Сөләйман» мәчете китапханәсенә китерелде.  

Китапларның бер өлешен девиант холыклы балалар тәрбияләнүче махсус мәктәпкә тапшырылачак. Анда белем алучы тәрбиягә авыр бирелүче балалар да ислам әдәбияты белән таныша алачак. Кечкенә балалар өчен исәпләнгән китапларны исә Казандагы ятимнәр йортларына, приютларга тарату күздә тотыла.

Китаплар шулай ук 10 июльдә «Сөләйман» мәчетендә эшли башлаячак малайлар лагере эшчәнлегендә дә файдаланачак. Төрле конкурслар вакытында алар малайлар өчен бик яхшы бүләк булачак.

«Сад» - Росиядә танылган  иң зур нәшриятларның берсе. Биредә бик күп төрле дини әдәбият басыла. Алар арасында дин гыйлеме, дин тарихы, ислам нигезләре буенча басмалар да, балалар өчен китаплар да бар. Әлеге нәшриятта басылган китапларны мөселманнар аеруча яратып укый. Чөнки алар аңлаешлы тел белән язылган, шул ук вакытта фәнни кыйммәткә дә ия. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе