«Алтын каләм-2010» йөзүдән кайтты

Кичә «Алтын каләм-Золотое перо-2010» фестиваленең финал өлеше төгәлләнде. Быел фестиваль 15 тапкыр үткәрелде. Оештыручылар сүзләренә караганда, теплоходта фестиваль соңгы

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

34,48 KbКичә «Алтын каләм-Золотое перо-2010» фестиваленең финал өлеше төгәлләнде. Быел фестиваль 15 тапкыр үткәрелде. Оештыручылар сүзләренә караганда, теплоходта фестиваль соңгы тапкыр оештырылган. Алдагы елдан «Алтын каләм» республикакүләм яшь журналистлар мәктәбе буларак эшли башлаячак.

Быелгы фестивальнең финалына 90 яшь журналист үткән иде. Алар махсус жюри тарафыннан зона турларында сайлап алынды. Катнашучыларны сайлап алуның зона этаплары Баулы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Арчада үтте.

Зона этапларында үз район-шәһәрләрендә иң яхшы дип табылган яшь журналистлар катнашты. Зона этаплары вакытында булачак журналистларга фестиваль хөкемдарлары тарафыннан мастер-класслар да күрсәтелде. Мастер-класслар татар һәм рус матбугаты, телевидение, радио һәм фотожурналистика буенча оештырылды.

Фестивальнең финалы 28 июньнән 4 июльгә кадәр «Борис Полевой» теплоходында үтте. Яшь журналистлар «Казан-Самара-Саратов-Волгоград-Казан» маршруты буенча сәяхәт итте. Биредә алар төрле мастер-классларда, очрашуларда катнашты. Катнашучылар алдына көн саен иҗат итү бурычы да куелган иде. Булачак журналистлар рус һәм татар телләрендә «Алтын каләм» газетасын чыгардылар, телевизион һәм радио тапшырулары әзерләде. Алар белән сәяхәткә танылган журналистлар ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының директор урынбасары Миләүшә Айтуганова, танылган диктор, алып баручы Лия Заһидуллина, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Эльмира Закирова, КФУның журналистика факультеты деканы урынбасары Роман Баканов, журналистлар Айрат Бик-Булатов, Раилә Сабирова һ.б.лар да барды. Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге - «Борис Полевой» теплоходында элеккеге еллардар «Алтын каләм»нең төп бүләге - Гран-при алучылар да катнашты.

Быелгы Гран-при ияләре исә көчле конкуренция шартларында ачыкланды. Катнашучылар барысы да журналистика өлкәсендә инде шактый тәҗрибә туплаган, мәктәптә үк төрле газета-журналларның хәбәрчеләре булырга өлгергән егетләр-кызлар. Шулай да жюри, озак уйлаганнан соң, төп бүләкне ике яшь журналист егеткә бирергә булды. Татар телендә иҗат итүчеләр арасында Чаллы егете Линар Закиров җиңү яулады, ә рус телендә иҗат итүчеләр арасында - Никита Рузанов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе