Санкт-Петербург шәһәрендә мөселманнар өчен тегү мастерское һәм чәчтарашханә ачыла. Бу турыда Санкт-Петербургта эшләп килүче «Мәккә» ислам оешмасының рәисе Ринат Вәлиев «БалтИнфо» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә. Ателье да, чәчәтарашханә дә Кронверкск проспекты, 31 йорт адресы буенча урнашкан бинада булачак. Бу бик уңайлы урын, дип белдерә Вәлиев. Ник дигәндә, ерак түгел генә шәһәрнең Җәмигъ мәчете урнашкан.
«Ателье заказ буенча кием тегү белән шөгыльләнәчәк. Киемне мөселманнар өчен да, теләгән башка кешеләр өчен дә тегәчәкбез. Киләчәктә хиҗаблар, мөслимәләр өчен туй күлмәкләре тегәргә дә ниятлибез.Шулай ук төрле милли киемнәр тегү белән дә шөгыльләнәбез. Төп үзенчәлек шунда ки, без мөселманнарга гына түгел, башка дин вәкилләренә дә хезмәт күрсәтәбез», - дип белдерде Ринат әфәнде Вәлиев.
Ателье белән бер үк бинада мөселманнар өчен чәчтарашханә дә булачак. Мөслимәләргә биредә хатын-кыз чәчтараш, ә мөселман ирләренә ир-ат хезмәт күрсәтәчәк. Сүз уңаеннан, мондый чәчтарашханә Петербургта беренчесе. Моңа кадәр мөселманнарга хезмәт күрсәтә торган чәчтарашханә бөтенләй булмаган.
Мөселманнар өчен күптән көтелгән ателье белән чәчтарашханә иртәгә, 6 июльдә рәсми рәвештә ачылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык