Испания хәләлләшә

Италиянең Тышкы эшләр, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы министрлыклары «Хәләл Италия» проектын спонсорлау буенча үзара килешү төзеделәр. Әлеге проектның максаты

БӘЙЛЕ
2010 Июл 02

10,11 KbИталиянең Тышкы эшләр, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы министрлыклары «Хәләл Италия» проектын спонсорлау буенча үзара килешү төзеделәр. Әлеге проектның максаты – «Made in Italy» маркировкасы белән җитештерелә торган продуктлар, косметика һәм даруларга хәләл стандартлары буенча сертификацияләү оештыру. Италиянең Ислам дини оешмасы (COREIS) Миланның сәүдә-сәнәгать палатасы үткәрә торган пилот проектында катнаша.

Проект буенча махсус структура төзеләчәк. Аның үзенең теркәлгән маркасы булачак. Әлеге маркировка Италиядә җитештерелгән теге яисә бу товарның хәләл булуын һәм җирле һәм Европа санитар нормаларына туры килүен раслаячак.

Италия үз товарларын дөнья кулланучылары тарафыннан кабул итүгә һәм җирле җитештерүчеләрнең ислам дөньясы белән кызыксынуын исәпкә алып, төзелә әлеге министрлыкларара килешү. Бу җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен гарантияләчәк һәм COREIS тарафыннан бирелгән «хәләл» сертификатын расларга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу сертификацияләү продуктларны мөселман илләренә дә чыгарырга ярдәм итәчәк. Бу ислам илләре белән элемтәләрне ныгытуга бер адым булачак.

Әлегә дөньяда хәләл товарлар әйләнеше елына 500 миллиард евро тәшкил итә. Европада – 54 миллиард евро. Шуларның 5 миллиарды – Италиядә. Бу саннар - җитәкчеләре булган мөселман 120 фирма эшчәнлеге нәтиҗәсе, дип хәбәр итә «Ислам для всех» сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе