6-12 июль көннәрендә Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак. Фестивальдә Россиянең 40 төбәгеннән һәм Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытайдан татар яшьләре катнашачак.
Фестивальне «Идел» яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли мәдәни мохтарияте оештыра. Татар яшьләре көннәре кысаларында милләтебезнең яшь буыны татар язучылары, артистлары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән очраша алачак. Алар өчен шулай ук татар теле, хореография, вокал дәресләре, «түгәрәк өстәл»ләр, экскурсияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар каралган.
Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты – татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгълүмат белән алмашу, татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү.
Фестивальдә катнашучылар Петровский бистәсендәге кунакханәдә яшәячәк. Татар яшьләре көннәренең тантаналы төстә ачылышы 7 июльдә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык