Бөекбританиядә җиде еллык эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, Коръәннең инглиз теленә тәрҗемәсе басылып чыкты. Анда инглиз телендәге текст янына параллель рәвештә гарәп телендә оригиналы да язылган. Бу эшне Лондон университеты карамагындагы Көнчыгыш һәм Африканы өйрәнү мәктәбендә эшләүче ислам фәннәре профессоры Мөхәммәд Габдел-Хәлим башкарып чыккан.
Алты ел элек бу галим Коръәннең инглиз теленә тәрҗемәсен әзерли. Тәрҗемә Әл-Әзһар галимнәре тарафыннан раслана. Әмма ул басмага Коръәннең гарәп телендә оригиналы кертелмәгән була. Яңа икетелле басма укучылар өчен җайлырак булачак. Ләкин галим үзе соңгы басманы әзерләгәндә берникадәр авырлыклар кичергәнен әйтә. Чөнки аның тәрҗемәсе нигезендә һәр аятьне аерым тәрҗемә итү түгел, ә сүрәнең гомуми эчтәлегенә карап тәрҗемә итү ята. Ике телле басмада исе бу принципны саклау авыр.
Китап, нигездә, гарәп телен белмәүчеләргә юнәлдерелгән.
Хәзер Мөхәммәд Габдел-Хәлим «Коръәнне ничек укырга» («How to Read the Qur’an») китабы өстендә эш алып бара, дип хәбәр итә «Ислам для всех» порталы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык