Мороккода хатын-кызларны да имам итеп куя башлаганнар. Ил тарихында беренче тапкыр 50 хатын-кыз имам вазифасына билгеләнгән. Хатын-кыз имамнар (безнеңчә, остазбикәләр була инде) мәчетләрдә дини белем бирүне кайгыртырга тиеш. Шулай ук остазбикәләрнең вазифаларына төрмәләр, мәктәпләр, хастаханәләр белән элемтә урнаштыру да керә.
Остазбикә вазифасына керешкән мөслимәләрнең берсе Кәримә Аргели: «Мондый эшкә билгеләнү бик зур җаваплылык таләп итә. Без кешеләргә ярдәм итәргә, исламга карата уңай фикер формалаштырырга, аның дуслык, тынычлык дине икәнен күрсәтергә тиеш», - дип белдергән. Бу турыда «Әл-Ватан» дигән Кувейт газетасына сылтама белән «Исламский портал» хәбәр итә .
Морокко җитәкчелеге әлеге яңа вазифа кертелүен уңай вакыйга буларак билгели. Имамнар, остазбикәләр әзерләү, дини тәрбияне камилләштерү җәмгыять үсешенә уңай йогынты ясый торган факторлар, ди алар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык