Кичә Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге «Магнитгорски кошчылык комплексы»нда хәләл продукция җитештерү цехы ачылды.
Мондый тәкъдим белән компания җитәкчелеге үзе чыккан. Хәләл ит җитештерү фикере башка ит комбинатларының продукциясен бәяләгәндә туган. Сайлап алучылар тарафыннан иң тәмлесе дип сайланган ит мөселманча әзерләнгән булып чыккан. Бу вакыйгадан соң «Магнитгорски кошчылык комплексы»ндагы бер цехны хәләл ит җитештерүгә күчерергә карар кылынган.
Цехны ачу тантанасында Башкортстан Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашкан, дип хәбәр итә «Ансар.ру». Башкортстан - Чиләбегә иң якын мөселманнар күпләп яши торган төбәк. Цехка хәләл сертификатын да Башкортстан Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты тапшырган. Яңа цехны күргәннән соң, Башкортстан вәкилләре канәгать калган. Чөнки хәләл ит әзерләү цехында заманча технологияләр кулланыла, арлык ислам таләпләре дә үтәлә. Өстәвенә, әзер продукт вакуум-газ технологиясе ярдәмендә төрелә. Нәтиҗәдә, ит озак вакыт саклана ала.
«Магнитгорски кошчылык комплексы»нда көн саен 120 тонна ит әзерләп чыгарыла. Хәзер аның 30 %ы хәләл маркасын йөртәчәк. Алга таба әлеге оешма хәләл ит әзерләүгә тулысынча күчәргә ниятли икән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык