Шәймиев Болгарны карап кайтты

Шәймиев Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды. Биредә ул «Татарстанның мәдәни мирасы: Изге Болгар шәһәре һәм Свияжский утрау-шәһәре»

БӘЙЛЕ
2010 Июл 02

26,52 KbШәймиев Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды. Биредә ул «Татарстанның мәдәни мирасы: Изге Болгар шәһәре һәм Свияжский утрау-шәһәре» комплекслы проекты кысаларында төзекләрдерелә һәм төзелә торган бина-корылмаларны карап чыкты.

Тикшерү, гадәттәгечә, «Икмәк музее» төзеләчәк мәйданнан башланды. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу бинаны төзүне үз өстенә алган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инде эшкә тотынган. «Икмәк музее» янында мәчет һәм мәдәрәсәле комплекс урнашачак. Бу комплексны төзү турында М.Шәймиев 19 июньдә «Изге Болгар җыены»нда әйткән иде. Архитектор Сергей Шәкүров комплексның беренче эскизларын күрсәтте.

Аннан соң Дәүләт киңәшчесе төзекләндерелә торган башка объектларда эш белән танышты. Исегезгә төшерәбез, төзү һәм төзекләндерү эшләре төрле оешмалар арасында бүленгән: Көньяк какпка һәм шәһәр валы («СМП-Нефтегаз» ААҖ), 2000 паломник сыйдыручы мәйдан («Татэлектромаш» ААҖ), Кече манара һәм Хан усыпальницасы («Банк Зенит» ААҖ), 922 елда Ислам динен кабул итү уңаеннан Хәтер билгесе («АКИБАНК» ААҖ, «Агросила Групп» ЯАҖ), музей комплекслы су вокзалы («Татнефть» ААҖ, ПСО «Казань») һ.б..

Музей-тыюлык территориясендә археологик казынулар да дәвам итә. Аны ТР Фәннәр академиясе карамагындагы  Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археологик эзләнүләр үзәге башкара. Бу эшләр тәмамланмыйча, күп җирдә төзелеш эшләре башлана алмый. Шул сәбәпле, иң кызу эш процессы шуның белән бәйле. Казу эшләрендә Спас районы, Болгар шәһәрендә яшәүчеләр, Түбән Кама, Кукмара, Ульяновский, Түбән Новгородтан волонтер мәктәп укучылары да катнаша. Тиздән аларга Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары да кушылачак.

Төзелеш барышын карап чыкканнан соң үткәрелгән киңәшмәдә М.Шәймиев бу зур эшнең башы өметле күренүен әйтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе