Шушы арада Россия Палестинага ярдәм итәргә җыена. Палестинага тиз арада 50 бронетранспортер һәм гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Бу турыда журналистларга РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бронетехника башта Иорданиягә җибәреләчәк, аннан Палестина хәрбиләренә тапшырылачак.
Гуманитар ярдәм исә Газа Секторына җибәрелә. Тышкы эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, гуманитар ярдәм буларак 10 мең тонна он җибәрү ниятләнә.
Мисырда үткән матбугат конференциясе вакытында РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу уңайдан Мәскәү «Азатлык флотилиясе» булган вакыйгаларны тикшерү яклы, дип белдерде. Бу вакыйганы болай гына калдырырга ярамаганлыгын ассызыклап үтте ул.
Лавров шулай ук Газадагы камалышны өзәргә кирәклеген дә искәртте. «Моны эшләү бик кирәк. Мин моның турында Израиль белән икеяклы сөйләшүләр вакытында да әйттем. Бу уңайдан беренче адым Палестина территориясендә ирекле рәвештә йөрүне рөхсәт итергә кирәк», - диюен «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде