Премь краеның мөселманнар Диния нәзарәте 29нчы төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр өчен Сабантуй оештырды. Анда мөселманнар гына түгел, башка милләт, дин вәкилләре дә катнашты. Капчык сугышы, көрәш кебек Сабантуй уеннары белән беррәттән, кул көрәше кебек калганнарга таныш спорт уеннары да үткәрелде. Ярышта катнашып җиңүчеләргә тәмле бүләкләр дә әзерләнгән булган.
Әлеге колониядә бәйрәмнәр еш үткәрелеп тора икән. Мөселман бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Чөнки төзәтү колониясе Пермь мөфтияте белән күптәннән элемтәдә тора. 2008 елдан бирле биредә ислам дине вәкилләре белән очрашулар оештырла. Пермь шәһәре имамы Назим хәзрәт Сәфәров атнага ике тапкыр рәшәткә артында утыручыларга ислам нигезләре өйрәтә. Колониядәгеләрнең күбесе намаз укый, бик теләп ислам нигезләрен өйрәнә икән. Үткән ел ураза тотучылар да булган. Рамазан ае беткәч, зурлап Ураза гаетен билгеләп үткәннәр.
Бәйрәмнән соң катнашучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән булган. Биредәге һәр бәйрәм шундый табын артында төгәлләнә, ди оештыручылар. шулай ук ислам турында төрле фильмнар карау да гадәткә кергән. Сабантуйдан соң колониядәгеләр өчен «Мәккә» фильмын тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә IslamNEWs.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде