Кече Сулабашта мәчет төзеләчәк

Биектау районының Кече Сулабаш авылында мәчет төзергә җыеналар. Кече Сулабаш танылган җәмәгать һәм дин эшлеклесе Хәсәнгать Гәбәшинең туган авылы.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 02

Биектау районының Кече Сулабаш авылында мәчет төзергә җыеналар. Кече Сулабаш танылган җәмәгать һәм дин эшлеклесе Хәсәнгать Гәбәшинең туган авылы. Хәсәнгать аганың улы композитор Солтан Гәбәши дә шушы авылда дөньяга килгән. Ул да татар тарихында эз калдырган шәхесләрнең берсе. Яңа мәчет Хәсәнгать Гәбәшинең йорты торган урыннан ерак булмаячак.

Хәзер мәчетне проектлау эшләре бара. Акча ягыннан авырлыклар булмас, дип көтелә. Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә әзер иганәче табылган инде.

Төзелеш эшләренә Дөбьяз авылыннан Динмөхәммәт Барнашев күзәтчелек итә. Ул элек җирле үзидарә рәисе булып эшләгән. Авылны да, халыкны да яхшы белә. Авыл халкы мәчет төзелешеннән читтә калырга җыенмый. Алар арасыннан да төзелешкә акча бирүчеләр бар икән. Мисал өчен, Дамир Фәхриев белән Илсун Һадиев бу эштә беренчелекне күрсәткәннәр.

Динмөхәммәт әфәнде әлеге изге эштә ярдәм итүчеләр тагын да табылыр һәм мәчетне озакка сузмыйча торгызып булыр, дип өметләнә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе