27 июндә Кыргызстанда илнең яңа конституциясен кабул итү буенча референдум үткән иде. Үзәк сайлау комиссиясе аның нәтиҗәләрен җәмәгатьчелеккә игълан итте. Референдумга бары тик бер генә сорау чыгарылган иде: «Сез Кыргызстанның яңа конституциясе кабул ителүгә ризамы?» Референдумда катнашкан халыкның 90, 55 %ы яңа конституцияне яклап чыккан. Бу турыда КАБАР сайты хәбәр ителә.
Кабул ителгән яңа конституция проектын Корманбәк Бакиевны җитәкчелектән алып ыргыткан яңа хөкүмәт тәкъдим итә. Аның буенча Кыргызстанда президентның вәкаләтләре шактый киметелә. Ул күбрәк тәкъдим итү функцияләрен генә башкарачак. Нәтиҗәдә, Кыргызстан парламент республикасына әверелергә тиеш.
Референдум көнне Кыргызстанда 2 318 участокта халык тавыш биргән. Сайлау участокларына халыкның 50%тан артыгы килгән. Референдумда катнашучыларның 90,55%ы яңа конституцияне кабул итү яклы, ә 8,07 %ы - каршы. Бюллетеньнәрнең 1,38%ы дөрес түгел, дип табылган.
Исегезгә төшерәбез, апрельдә булган хакимият алмашынудан соң җитәкчелеккә Роза Өтенбаева җитәкчелегендәге оппозиция партиясе килде. Роза Өтенбаева «күчеш чоры»ның президенты итеп билгеләнгән иде. Референдумда халык Роза Өтенбаеваны президент итеп калдыру мәсьәләсен дә хәл итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык