Агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә «Ислам финанслары һәм банкларын җәелдерү һәм җайга салу» дип аталган «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү үтәчәк. Аны октябрьнең беренче декадасында үткәрү күздә тотыла. Әлеге сөйләшү Россия икътисадчылары өчен оештырыла. Анда шулай ук чит ил вәкилләре дә катнашыр, дип көтелә.
«Аш-Шамс Капитал» ислам икътисады компаниясенең генераль директоры Авдалет Җабиев әйтүенчә, Россиядә ислам финансларын үстерүдә конкрет эшкә күчү өчен барлык алшартлар да бар. Ислам икътисадының дөньякүләм үсеш кичерүе, аның бөтендөнья икътисадый кризисы вакытында зыян күрмәве, Россия эшкуарларының ислам икътисады белән кызыксынуы - болар барысы да мөселманча финансларның Россия икътисадый системасына керүе өчен алшартлар булып тора. Россия Президенты Дмитрий Медведев та Мәскәүдә Бөтендөнья финанс үзәге ачу фикере белән чыкты.
Россиядә ислам финанс системасын булдыру өчен эшкуарлар, банкирлар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип саный Авдалет Җабиев. Мондый чараларның беренчесе «Ислам финанслары һәм банкларын җәелдерү һәм җайга салу» дип аталган «түгәрәк өстәл» булачак. Анда Россиядә ислам финанс системасын кертү буенча уртак программа булдырылыр, дип көтелә. Шулай ук әлеге өлкә белән кызыксынган эшкуарларны да берләштерү күздә тотыла, дип хәбәр итә IslamRF.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык