«Сәләт-Раушан» Татарстанның иң талантлы балаларын үзенә җыя

Иртәгә «Сәләт-Раушан-2010» алыны үз эшен башлап җибәрә. Биредә ел саен олимпиадаларда, республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүгә лаек

БӘЙЛЕ
2010 Июл 02

38,26 KbИртәгә «Сәләт-Раушан-2010» алыны үз эшен башлап җибәрә. Биредә ел саен олимпиадаларда, республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүгә лаек булган 200-220 укучы ял итә. Быел да катнашучылар республиканың төрле районнарыннан җыела. Яңалык буларак, быел «Раушан»га 5-6 сыйныф укучыларын да алганнар. Моңа кадәр балалар 7 сыйныфтан соң гына «Раушан»га эләгә ала иде.

«Сәләт-Раушан» аланына язылу ел дәвамында бара. «Сәләт» балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйгеләр оештыручы күп кенә министрлыклар һәм ведомстволар белән бәйләнештә тора. Әмма катнашучыларның күбесе ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы үткәрә торган фән олимпиадалары аша сайлап алына. «Сәләт» яшьләр үзәге белгечләре һәр олимпиаданың йомгаклау һәм бүләкләү этабында катнашалар, җиңүчеләр анкета сорауларына җавап язалар, шунда ук укучыларны «Сәләт» яшьләр оешмасы белән таныштыралар, интеллектуаль юнәлештә эшләп килүче «Сәләт-Раушан» аланына һәм башка аланнарга чакыралар. «Сәләт» аланнары эшендә катнашу өчен төп шарт — яхшы портфолио — ирешкән уңышлар тупланган папканың булуы, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Сәләт-Раушан» аланы программасының үзенчәлеге шунда, балалар көннең беренче яртысында төрле юнәлешләр буенча белем алалар, мәсәлән, «Математика», «Информатика», «Татар дөньясы»,  «Чит телләр: инглиз, француз, испан, кытай, гарәп телләре», «Журналистика», «Ораторлык сәнгате», «Физика», «Психология» һ.б. Дәресләр иҗат остаханәләре, махсус курслар һәм тренинглар рәвешендә үткәрелә. Һәр дәрестә диярлек компьютер технологияләре кулланыла. Дәресләрне КДУ һәм Казан шәһәренең башка югары уку йортларыннан, ТР Фәннәр академиясеннән махсус чакырылган укытучылар, танылган дәүләт һәм җәмгыять эшлеклеләре, республиканың мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, уңышлы бизнесменнар алып бара.

Уку-укыту процессыннан кала программага балаларның психологик һәм физик сәламәтлеген ныгытуга, аларның эмоциональ хәлен яхшыртуга нигезләнгән, Биләр фестиваленә әзерләнүгә юнәлдерелгән комплекслы спорт-сәламәтләндерү чаралары һәм мәдәни чаралар, бәйге-фестивальләр, сәяхәтләр һәм билгеле шәхесләр белән очрашулар керә. Программаның мөһим өлеше булып интеллектуаль уенннар санала: шахмат турнирлары, го, брейн-ринг, КВН һ.б.

9-12 июльдә аланда ял итүче балалар Биләрдә үтәчәк «Сәләт» фестивалендә катнашачак


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе