АКШ президенты Барак Обама Иранга каршы яңа санкцияләргә кул куйды. Бу санкцияләр Иранның атом-төш коралы эшләү теләген бөтенләй бетерергә тиеш, дип фаразлый АКШ хакимияте. «Иранга аларның гамәлләре яхшы нәтиҗәләргә китермәячәген, безнең санкцияләр алга таба тагын да катырак булачагын төшендерергә телибез», - дип белдерде бу уңайдан Б.Обама. АКШ президенты: «Иран үткән ел үк бөтендөнья җәмәгатьчелеге киңәшләренә колак салмады», -дип тә билгеләп үтте.
АКШ керткән яңа чикләүләр башлыча икътисадый өлкәгә карый. Әмма су юлыннан йөк ташучы компанияләргә һәм «Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы» җитәкчелегенә дә кагыла торганнары бар.
Исегегезгә төшерәбез, БМОның Куркынычсызлык советы да июнь башында Иранга карата яңа санкцияләр кабул иткән иде. Аның буенча илгә корал сату, авыр кораллар (ракета, танклар) сатып алу тыела. Шулай ук Иранның шактый гына компанияләре «кара исемлеккә» кертелде.
Иран Ислам республикасының исә үз чиратында әлеге санкцияләрне үтәргә әзер, хаталар өстендә эш эшләнәчәк, дип белдерүе турында «Известия» хәбәр итә .

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде