Пенза өлкәсенең Кузнецкий районы Татар Канадее авылында мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы үтте. Бу вакыйга уңаеннан авыл халкы бергә җыелып дога кылды.
Канадей авылында 4 мең кеше яши. Авыл зур, шуңа күрә картларга иман йортына кадәр барып җитү авырлыклар тудыра. Яңа мәчет төзү уен бөтен халык хуплап ала. Акчаны да бергәләшеп җыялар. Шулай итеп авылда 2 мәчет төзегәннәр инде. Җирле хакимият тә мөселманнарның уй-теләкләренә каршы килми – төзелешкә рөхсәт бирә, җир бирә.
«Аллаһы Тәгаләдән бу мәчетне тизрәк төзеп бетереп, тизрәк анда догалар кылырга мөмкинлегебез булсын иде, - диде нигезгә беренче таш салу тантанасына килгән Пенза өлкәсе мөфтие Гадельша хәзрәт Юнкин. – Бу дөньяда догалар кылсак, җәннәткә дә тизрәк эләгәчәкбез».
Җирле традицияләр буенча, беренче таш салынып, дога кылынганнан соң, бөтен кеше дә ачык һавада әзерләнгән мәҗлестә катнашты, дип хәбәр итә penza.rfn.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык