Согуд Гарәпстанында яшәүчеләр хәзер чит ил кешеләре белән җиңел генә гаилә кора алмыйлар. Яңа закон нигезендә башка ил кешесе белән өйләнешергә теләүчеләр 27 мең доллар күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Өстәвенә, алар банктан акча алу хокукыннан да мәхрүм ителә.
Ләкин кагыйдә бөтен кешегә дә кагылмый. Министрлар, патша сарае хезмәткәрләре, канцеляриядә, министрлар кабинетында, эшке эшләр белән тышкы эшләр министрлыгында, оборона министрлыгында, милли гвардиядә, патша сагында, күзәтү хезмәтендә һәм оборона сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр башка ил кешесе белән гаилә кора ала. Әмма бу очракта алар патшадан рәсми рөхсәт алырга тиеш.
Мондый карарга килүнең сәбәбен патша хакимияте Гарәпстанда чит ил гражданнарының саны кискен арту белән аңлата. Бүген Согуд Гарәпстанында яшәүче 29 миллион халыкның биштән берсе Һиндстан, Пакистан, Фарсы Култыгыннан күченүчеләр.
Гарәпстанның хәзерге Патшасы Габдулла бик заманча кеше. Үткән ел аның карары нигезендә егетләр белән кызлар бергә укый торган университет эшли башлады. Шулай ук Мәдинә шәһәрендә дә патша указы нигезендә Икътисади белемнәр шәһәре төзелә. Шәһәрнең әлеге өлеше иң заманча технологияләр кулланып эшләнә. Анда мөселман булмаган кешеләр дә яши алачак. Моңа кадәр Мәдинәдә мөселман булмаган кешеләргә яшәү түгел, экскурсиягә дә килергә ярамый иде, дип хәбәр итә IslamRF.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык