Кытайның Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар да июнь ахырында Сабантуй бәйрәме үткәргән, дип хәбәр итә «Азатлык». Милләттәшләребез бу көнне бергә җыелып бәйрәм итте. Кечкенә балалардан алып олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр бәйрәм барышында зур шатлык хисе кичерде.
Сабантуй «Туган тел» җыры белән башланып китте. «Tуган тел» җыры бәйрәмгә җыелган барлык халыкка илһам бирде. Татар рухы белән сугарылган бәйрәм шулай ук яхшы кәеф белән узды.
Бәйрәмдә милләттәшләребездән кала кытайлар да бик теләп катнашты һәм чараларны бик кызыксынып күзәтте. Бәйрәмгә Кытайдан гына түгел Татарстан һәм Казакъстаннан да кунаклар килгән иде.
Сабантуйда катнашкан милләттәшләребез үз җирләреннән җылы сәлaмнәр җиткерде. Казан кунаклары исә Татарстан президенты сәламнәрен җиткерде.
Бәйрәм барышында балалар һәм олылар өчен төрле ярышлар уздырылды., Казан һәм Казакъстаннан килгән милләттәшләр җырларын тәкъдим итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык