Согуд Гарәбстанының дини полициясе футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарын күрсәтә торган урыннарда намазлыклар җәя. Бу мөселманнар, уенга кызыгып, намазларын калдырмасын өчен эшләнелә. Мондый намазлыклар, мәсәлән, илнең башкаласы Эр-Рияд шәһәрендәге Талия урамында җәелә. Бу урам шәһәрнең иң зурларыннан санала һәм футбол яратучылар бирегә зур экраннардан уенны күзәтү өчен күпләп җыела, дип хәбәр итә Saiasat.com порталы
«Sabq» хәбәрләр каналы мәгълүматлары буенча, җанатарларның күбесе намазлыклар җәюне хуплаган. Бу акция футбол буенча Дөнья беренчелеге тәтмамланганчы дәвам иттереләчәк, дип хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Согуд Гарәбстанындагы дини полиция (Яхшылыкны пропагандалау һәм начарлыкка каршы көрәш комитеты) – ил хөкүмәтенең шәригать таләпләренең үтәлүен тикшерү белән шөгыльләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык