Гаиләнең нигезе - диндә

30 июньдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында 8 июльдә үтәчәк Гаилә көне уңаеннан матбугат конференциясе булды. Конференциядә «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Рамил

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

29,14 Kb30 июньдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында 8 июльдә үтәчәк Гаилә көне уңаеннан матбугат конференциясе булды. Конференциядә «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов та катнашты. Рамил хәзрәт сүзләренчә, хәзер ата-аналар да, яшьләр үзләре дә гаилә коруга артык җиңел карыйлар. Ислам буенча баланы өйләндергәнче яки кияүгә биргәнче аның нәсел-нәсәбе белән танышу каралган. Хәзер исә кыйммәтле рестораннарда, зур акчалар түгеп туй итүгә күбрәк игътибар бирелә, дип борчылды Рамил хәзрәт. 

Шулай ук хәзрәт «бер-берсен өйрәнү», «бергә яшәп крау» өчен генә никах укытуга да каршы булуын белдерде. Гаилә кору гомердә бер генә булырга тиеш, монда «яшәп карау»лар бөтенләй булмаска тиеш, диде ул журналистларга. «Кайвакыт мәчеткә дә яшерен никах укырга сорап килүче яшьләр була. Әти-әниләренә әйтмичә генә бергә яшәргә теләүчеләрне без кире борабыз. Мондый никахларны Казанда да, Татарстан мәчетләрендә дә укымыйлар», - дип әйтте Рамил хәзрәт.

Матбугат конференциясендә шулай ук гаилә системасын ныгыту турында да сүз булды. Бу уңайдан дин ярдәмгә килергә мөмкин. Чөнки исламда гаиләгә зур игътибар бирелә, аның мөһимлегенә һәрдаим басым ясала. «Исламда аерылышу хупланмый. Аерылышырга теләк белдергән парлар белән сөйләшүләр, аңлату эшләре оештырабыз», - диде Рамил хәзрәт Юнысов.  

Сүз уңаеннан, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова соңгы елларда гаилә корырга теләүчеләр саны арта бара. Быелның 5 аенда 8409 никах теркәлгән. Аерылышучылар саны исә, киресенчә, бераз кимегән. Гыйнвардан июньгә кадәр 5700 гаилә таркалган (үткән елдан 7 процентка кимрәк). Тагын бер кызыклы үзенчәлек: хәзер яшьләр гаилә корырга ашыкмый икән. Элегрәк кызлар - уртача 22, егетләр 24 яшьтә гаилә корган. Хәзер исә кызлар - 24, ә егетләр 26 яшьләр тирәсендә, ягъни аякка баскач кына өйләнешергә тырыша.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе