1 июльдән Россиягә эшкә килгән чил ил гражданнарын эшкә алу тәртибе үзгәрә. Бүгеннән эшкә урнашырга теләүче чит ил гражданнары шәхси эшкуарларга эшкә урнашканда патент алырга тиеш. Әлеге документ өчен мигрант хезмәткәр дәүләткә ай саен 1 мең сум түләп торырга тиеш булачак. Эшчеләргә дә моның  файдалсы булыр дип көтелә: патент алган мигрант керемгә карап салына торган салымнан азат ителә. Хокукый яктан да патентлы хезмәткәр яклау табачак. Рәсми документы булган хезмәткәрне эшкә алган эш бирүче РФ Хезмәт кодексын тулысынча үтәргә тиеш. 
Яңа документ, беренче карашка, эшкә рөхсәт кәгазе кебек үк. Аның бердәнбер аермасы: салым күләме үзгәрешсез. Чит илдән килеп эшләүче мигрант хезмәт хакы күпме булса да, салымны 1 мең сум күләмендә түләп барачак.
Федераль миграция хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Константин Полторанин хәбәр итүенчә, мондый документ барлык мигрантларда да булырга тиеш. Патенты булмаган хезмәткәрне эшкә алучылар алга таба җаваплылыкка тартылачак. Миграция хезмәтенә бу турыда билгеле булган очракта, хезмәткәргә дә, эш бирүчегә дә штраф салыначак. Федераль миграция хезмәте чит илдән килеп эшләүчеләрнең өчтән бере булса да мондый документ алыр, дип өметләнә, дип хәбәр итә «Вести.ру».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык