Татарстанда ачлык булмаячак!

Республикада азык-төлеккә бәяләр күтәрелмәячәк, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» . Республика инде икенче ел рәттән корылыктан зыян күрә. ТР авыл

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

45,19 KbРеспубликада азык-төлеккә бәяләр күтәрелмәячәк, дип хәбәр итә «Комсомольская правда». Республика инде икенче ел рәттән корылыктан зыян күрә. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, быелгы хәлләр үткән елдагыга караганда мөшкелрәк. Кыш салкын булу сәбәпле 460 мең гектар мәйданда уҗым өшегән иде. Инде менә хәзер корылыктан иген басулары интегеп утыра.

Ләкин җитәкчеләр Татарстанда ачлык була, бәяләр артачак икән дигән имеш-мимешләрне кире кага. «Ипи бәясе элеккеге кебек калачак. Бәяләр арту көтелми. Үткән елдан калган уңыш быелга җитәргә тиеш», - дип белдерде бу уңайдан Марат Әхмәтов. Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та: «Ачлык турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Үткән елгы запаслар шактый әле. Ә менә бәяләр артырга бик мөмкин. Арадашчы алып сатарлар корылык дигән булып, акча эшләп калырга омтылачак», - диде.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, хәзергә төп бурыч - мал-туарны саклап калу. Моның өчен өстәмә рәвештә кукуруз, рапс, суданка чәчкәннәр. ТР Хөкүмәте хәзер авыл хуҗалыгы оешмаларына ашлама сатып алу өчен акча бүлеп бирергә җыена. Шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы корылыктан килгән зыянны киметү өчен федераль үзәктән дә ярдәм сорарга ниятли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе