Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров эш сәфәре белән Мисырга китте. Каһирә шәһәрендә ул Мисыр президенты Хөсни Мөбарәк һәм илнең тышкы эшләр министры Әхмәд Әбу әл-Гейт белән очрашулар үткәрде.
РИА «Новости» хәбәр итүенчә, очрашу барышында Мисыр президенты Якын Көнчыгыштагы хәлләрне тәртипкә салу буенча конференцияне Мәскәүдә үткәрү мәсьәләсен тагын бер тапкыр күтәргән. Ул конференциянең Мәскәүдә үтүен хуплавын әйткән. Россия әлеге конференцияне үткәрү теләген 2005 елда ук белдергән иде. Бу идеяне АКШ, Европа Советы һәм БМО хуплап чыкты. Әмма алар әлегә Россиядә тиешле сәяси шартлар тудырылмаган, дип саный.
Сергей Лавров исә әлеге конференциянең мөһимлеген тагын бер кат искәртеп үтте. Якын Көнчыгыштагы хәлләрне тотрыкландыру өчен дөньякүләм эш алып бару кирәк, дип белдерде ул. «Бергәләшеп тотынганда нәтиҗәсе булыр», - диде ул матбугат конференциясе вакытында.
Шулай ук Лавров Мисыр тышкы эшләр министрын Мәскәүгә чакыруын да хәбәр итте. Декабрь аенда башкалада Россия-Мисыр стратегия киңәшмәләренең чираттагысы үтәчәк. Аңа кадәр Мәскәүдә Россия-гарәп форумы үткәрү дә күздә тотыла. Әлеге форум вакытында алга таба хезмәттәшлек программасы расланачак, дип хәбәр итте Россиянең тышкы эшләр министры. Форум Гарәп илләре лигасы белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытып җибәрер, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык