Казан федераль университетының Шәрыкьны өйрәнү институтында ислам икътисады мәсьәләләрен өйрәнү буенча яңа юнәлеш булдырылачак. Бу турыда Малайзиянең элеккеге премьер-министры Махатхир Мөхәммәд белән очрашу вакытында университет ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
Илшат Гафуров мәртәбәле кунакны университет эшчәнлеге белән таныштырды. Ректор сүзләренчә, 1 гыйнварга кадәр федераль университетны берләштерү эшләре тулысынча төгәлләнергә тиеш. Яңа оешкан федераль уку йортында 45 мең студент белем алачак, ә аларны 6 меңнән артык укытучы укытачак.
КФУ ректоры Малайзия премьер-министрыннан ислам икътисады буенча яңа юнәлеш булдырганда ярдәм итүләрен сорады. «Безгә бу өлкәдә ярдәм күрсәтсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. Татарстан Республикасында ислам динен тотучылар бик күп. Безнең университет исә һичшиксез ислам икътисады мәсьәләләрен өйрәнергә тиеш», - дип белдерде И.Гафуров.
Махатхир Мөхәммәд исә бу өлкәдә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын хәбәр итте. «Малайзия университетлары бик күп илләрдәге югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Без ярдәм итәргә әзер», - диде ул. Шулай ук Махатхир әфәнде КФУда медицина факультеты бармы, дип тә кызыксынды. Бу сорауга И.Гафуров: «Медицина факультеты Казан университеты составыннан XX гасырның 30нчы елларында аерылып чыга. Әмма без тиздән университетта фундаменталь медицина институты ачарга ниятлибез. Анда табиб-тикшеренүчеләр әзерләнәчәк», - дип җавап бирде.
Очрашу дәвамында Казан университеты белән Малайзия югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек урнаштыру, укытучылар, студентлар алмашу программаларын булдыру турында да сүзләр булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык