Мәскәү Сабан туе быел 4 июльдә узачак. Татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме Мәскәүнең Балалар иҗаты сарае территориясендә үтәчәк. Сабан туен оештыруга шәһәр хакимияте 2,1 миллион сум акча бүлеп биргән. Шәһәр күләмендә үткәрелүче бәйрәмдә хакимият медицина һәм куркынычсызлык хезмәтләрен күрсәтүне, сәүдә нокталарын оештыруны да үз өстенә алачак. Мәскәү Сабан туенда спиртлы эчемлекләр, шулай ук сыра сату тыелачак.
Сабантуй сәгать иртәнге 11дә башланып китәчәк. Биредәге “Яшел алан” дип аталган мәйданда көн буена Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Аерым мәйданда көн дәвамында халык уеннары, төрле кызыклы спорт ярышлары барачак. Мәскәү Сабан туен оештыруда катнашучы Татарстанның Чаллы шәһәре вәкилләре исә үзләренә мәйдан алып, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре, милли уеннар, һәм җыр–биюләрдән торган программа тәкъдим итәчәк. Башкорт милли көнкүрешенә һәм иҗатына багышланган мәйдан да булачак.
Сабан туе күп санлы рәсми кунаклар катнашында тантаналы рәвештә сәгать 1дә үзәк мәйданда ачылып китәчәк. Төп сәхнәдә бәйрәм концерты, ә зур спорт аренасында милли көрәш буенча ярышлар узачак. Сабан туе батырын бүләкләү сәгать кичке 7ләргә билгеләнгән. Әмма бәйрәм моның белән генә тәмамланмаячак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык