Ислам бизнесы һәм финанслары халыкара саммиты кысаларында Казан аэропорты янында урнашкан Q-Park логистик терминалында “Казан хәләл хаб”ы тәкъдир ителде. Инглиз сүзе “хаб” белән нинди дә булса бер өлкәнең үзәген тәшкил иткән урынны атыйлар. Димәк, “Казан хәләл хаб” дигәнне хәләл үзәк дип аңларга кирәк. Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды җитәкчесе Линар Якупов сүзләренә караганда, анда эшкуарлар күмәртәләп хәләл товарлар - азык-төлек, кием-салым, гигиена әйберләре һәм башкаларны сатып ала алачаклар.
Татарстан халыкара инвестиция компаниясе ярдәмендә барлыкка килгән хаб хәләл индустрия үсеше өчен яңа шартлар тудырыр дип фаразлана. “Казан хәләл хаб”ы ул – транспорт –складлардан гыйбарәт булган, җирлек һәм чит ил җитештерүчеләренең хәләл товарларын, хезмәтләрен бергә җыйган халыкара “төен”. Әлбәттә, бүгеннән үк бу үзәк чит илләр белән эшләүне җайга салган дип әйтә алмыйбыз. Монысы – киләчәккә планнар. Хәзергә исә, үзәк үзенең эшчәнлеген Казаннан 200 чакрым ераклыкка кадәр урнашканнар белән алып бара. Тора-бара эшчәнлек чит илләргә кадәр җәелергә тиеш. Үз чиратында үзәкнең мәйданы да 500 дән 21000 квадрат метрга кадәр зураер дип көтелә.
"Линова-ТРЕЙД" Россиядәге беренче хаб проектын тормышка ашыруда башлап йөрүче компания санала. Компания бер урында җитештерүчеләргә - тәкъдим итү, кызыксынучыларга - сатып алу мөмкинлеген тудыра, шул ук вакытта хәләл товарлар саклауны, урнаштыруны тәкъдим итә. Бу хакта Интертат агентлыгы хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык