2011 елның ахырына кадәр Россия туризмы оешмасы Төркия, Мисыр һәм Кытайда үзенең вәкиллекләрен ачачак. Бу турыда Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Радьков хәбәр итте.
Радьков сүзләренчә, Россиянең туристлык базары елдан-ел киңәя. Быел туристларның саны аеруча күп икән. Рекорд дип саналган 2008 ел күрсәткеләреннән ул инде 20 процентка арткан. Туристлар соңгы елларда Мальдив утрауларына, Тайландка, Кубага күпләп йөри башлаган. Әмма Россия туристлары иң яратып йөри торган илләр булып һаман да Төркия, Мисыр, Испания, Греция, Кипр, Болгария, Доминикана һәм Чехия кала бирә.
Ростуризмның башка илләрдә вәкиллек ачуы да туристларның саны кискен арту белән бәйле. Әлеге вәкиллектә эшләүчеләр бу илләрдәге Россия дипломатик корпусына да кертеләчәк.
«Вәкиллек ачу өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шул исәптән матди якны да кайгыртып куйдык. 2011 елда ук булмаса, 2012 елда алар тулы көчкә эшли башларга тиеш», - дип әйтте Радьков әфәнде.
Ростуризм алга таба Бөекбритания, Франция, Германия һәм Испаниядә дә үз вәкиллекләрен ачарга ниятли. Чөнки Россиягә килүче туристларның күбесе әлеге илләрдән була икән, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде