Кыргызстан вәкилләре илнең көньягында булган бәрелешләр вакытында качкан гражданнарын эзләүдә ярдәм сорап, Интерполның Россия бюросына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Интерпол милли үзәге начальнигы Тимур Лахонин хәбәр итте. Эзләнүчеләр арасында Кыргызстанның элекке Президенты К.Бакиев барлыгын белергә теләүчеләр җавап таба алмады. «Безгә мөрәҗәгать итү булды, - дип җавап бирде Лахонин. - Әмма әлегә мин фамилияләрне атый алмыйм». Ул шундый ук мөрәҗәгатьләрнең Россия Генераль прокуратурасына да юнәлдерелүен әйтте.
Ул арада Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Өтенбаева 3 июльдә рәсми рәвештә ил президенты вазифасын алырга җыена. Инаугурация үк оештырылмачак, әмма Роза Өтенбаева халык алдында ант сүзләрен әйтәчәк, дип хәбәр итә Regnum сайты. Аңа кадәр Кыргызстанның Үзәк сайлау комитеты сайлау нәтиҗәләре буенча ахыргы саннарны хәбәр итәргә тиеш.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык