Ислам галиме, доктор Йосыф әл-Кардәви «Тормыш фикһы» дигән телевизион тапшыруны төшереп бетергән. Ул Рамазан аенда «Икра» каналында эфирда чыгачак. Тапшыру берничә телгә тәрҗемә ителәчәк һәм спутник каналы аша бөтен дөньяга тапшырылачак.  
Тапшыру исламның төп принципларын, нигезләрен үзенә алачак, шулай ук фикһның нәрсә икәнен тәфсилләп аңлатачак. Йосыф әл-Кардәви сүзләренчә, әлегә мөселманнарның күбесе фикһның төп асылын аңлап бетерми, аны бик тар мәгънәдә күзаллый.
Тапшыруда шулай ук көндәлек тормышка кагылышлы сорауларга да җавап биреләчәк. Мисал өчен, шәригать кануннарын бозмас өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга, намаз уку тәртибе нинди булырга тиеш һ.б.лар. Тапшыру фәнгә нигезләнеп эшләнәчәк. Аның максаты - тамашачыларда ислам дине турында дөрес фикер формалаштыру, аның тыюлар дине түгел, ә «алтын урталык» дине булуына төшендерү.
Тапшыру өчен барлык катлауларны да канәгатьләндерерлек, бөтен кешегә дә кызыклы темалар сайлап алынган. Алар арасында исламда хатын-кыз мәсьәләләре, гаилә, аталар һәм балалар проблемасы кебек темалар тамашачыларга аеруча кызык булыр дип көтелә.
Шулай ук сәясәт, икътисад, фән мәсьәләләре турында да тапшырулар булачак. Алар тамашачыга ошар, әлеге тапшыру дәвамлы булыр, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык