Мәскәү җитәкчелеге милләтара мөнәсәбәтләрне көйләргә алынды

Мәскәү мэры Юрий Лужков Россия башкаласында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру концепциясен хуплап чыкты. «Концепция

БӘЙЛЕ
2010 Июн 30

24,7 KbМәскәү мэры Юрий Лужков Россия башкаласында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру концепциясен хуплап чыкты. «Концепция Мәскәү шәһәренең төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитеты тарафыннан милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен тәртипкә салу эшен комплекслы һәм системалы рәвештә камилләштерү максатыннан төзелде», - дип җиткерде мэрия вәкиле РИА «Новости» хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, әлеге документ Мәскәү һәм җирле үзидарәләргә, хезмәт коллективларына, уку йортларына, җәмәгать оешмаларына милләтара мәсьәләләләрне хәл иткәндә өлге булып торачак. Мәскәү җитәкчелеге шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә бәйле юридик терминнарның төгәл билгеләмәләрен булдырырга планлаштыра. Бу экстремистлык кебек тискәре күренешләрне башында ук юк итәргә булышачак.

Моннан тыш, Ю.Лужков җирле хакимият вәкилләренә рус телен начар белә яисә бөтенләй белми торган чит милләт кешеләрен дә Мәскәү белем бирем системасы һәм җирле социумга кертү чараларын күрү максатын куйган. Бу максатны тормышка ашыру өчен башкалада рус телен укыту системасы камилләштереләчәк, мигрантлар балалары өчен социаль адаптация ресурс үзәкләре һәм этно-мәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре ачылачак.

Концепциядә шулай ук XX гасыр дәвамында Мәскәү халкы 10 тапкырга арткан, ә шәһәр территориясе 1960нчы еллар белән чагыштырганда нибары 10 процентка гына зурайган. Мэрия мәгълүматлары буенча, бүген Мәскәүдә үзен рус милләтеннән дип санаучылар башкала халкының 84,7 процентын тәшкил итә. Әмма Мәскәү хакимияте башкалада яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше катнаш никахлардан тууын әйтә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе