«Яндекс» татарча да сөйләшә башлады

Татарстан Интернет кулланучылары хәзер «Яндекс» белән татарча «аралаша» алачак. Сайт хәзер татар телендәге сорауларга җавап бирә, аның беренче бите, эзләү интерфейсы

БӘЙЛЕ
2010 Июн 30

42,74 KbТатарстан Интернет кулланучылары хәзер «Яндекс» белән татарча «аралаша» алачак. Сайт хәзер татар телендәге сорауларга җавап бирә, аның беренче бите, эзләү интерфейсы һәм «Яндекс.Почта» хезмәте  татар телендә дә эшли.

Статистика буенча федераль хезмәт мәгълүматларына күз салганда, республикадагы 3,7 миллион кешенең 2 миллионы татар телен белә икән. Шуңа да сайт татарчалашырга булган. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен сорау биргәндә татар хәрефләрен дә кулланырга була. Сораулар биргәндә татар теленең морфологиясе дә исәпкә алына.

Татарстандагы кулланучылары өчен «Яндекс» төп сервисларны локальләштерә. Мисал өчен, эзләү  вакытында Татарстанда яшәүчеләргә файдалы мәгълүматлар чыгарыла. Бу бигрәк тә ниндидер оешма, кибет яки хезмәт эзләүчеләр өчен файдалы. «Яндекс.Авто»да Татарстандагы машина базарындагы тәкъдимнәр чыгарыла, ә «Яндекс.Маркет»та Казандагы интернет-кибетләр урын алган, ә «Яндекс.Карта»да Татарстан, Казан, Чаллы картасын карарга мөмкин.

«Яндекс» Татарстан эшкуарлары өчен дә яңа мөмкинлекләр булдыра. Җирле сайт хуҗалары «Яндекс»ның әзер технологияләреннән (API, виджет, домен өчен почта) файдалана алачак. Реклама бирүчеләр өчен дә сөенечле хәбәрләр бар: «Яндекс» Казанда коммерция офисы булдырырга ниятли. Ул киләчәктә сайтка реклама бирүчеләрне алга җибүрү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә nnit.ru сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе