Төркиянең Истамбул шәһәрендә Мөселман галимнәре советының Халыкара конференциясе бара. Ул 29 июнь көнне башланды, дип хәбәр итә IslamNEWs.ru сайты.
Чара гадәт буенча Коръән укудан башланып китте. Чыгыш ясаучылар конференциянең ислам дөньясы өчен шактый катлаулы чорга туры килүен билгеләп үттеләр. Израиль тарафыннан камалышта калган Палестина, Ирак һәм Әфганстандагы киеренке хәлат мөселманнарны бүген иң борчыган мәсьәләләрнең кайберләре генә әле. Шулай ук мөселманнарның хокуклары кысылган төбәкләр турында да сөйләшү булды. Чөнки соңгы арада хиҗабны, мөселман киемнәрен тыю турында сүзләр еш ишетелә.
Мөселман галимнәре советы җитәкчесе шәех Йосыф әл-Кәрдавинең чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Чөнки ул катнашучыларның барысын да бер-берсенә исем белән дәшәргә чакырды. Без мөселманнар, димәк, кардәшләр, диде ул үз чыгышында. Чыннан да, конференциядә мөселманнарны бер өммәт итеп берләштерү турында сүзләр күп булды.
Конференциядә Россиядән дә вәкилләр катнашты. Конференциядә катнашучы «Җыен» иҗтимагый оешмалар ассоциациясе җитәкчесе Мөхәммәд Сәләхетдинов: «Чарада бик күп танылган мөселман галимнәре җыелды. Мөселман галимнәренең эшчәнлеге елдан-ел камилләшә бара. Аларның фикеренә хәзер ешрак колак салына», - дип билгеләп үтте. Шулай ук ул Россиянең ислам дөньясында дәрәҗәсе артуын да ассызыклап әйтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык