«Сөләйман» мәчетендә оештырылган кызлар лагере үз эшен төгәлләде

«Сөләйман» мәчетендә оештырылган кызлар лагерендә бүген ябылу тантанасы булды. 20 көн дәвамында ял иткән, ислам нигезләрен өйрәнгән, дуслашып-туганлашып беткән

БӘЙЛЕ
2010 Июн 30

36,05 Kb«Сөләйман» мәчетендә оештырылган кызлар лагерендә бүген ябылу тантанасы булды. 20 көн дәвамында ял иткән, ислам нигезләрен өйрәнгән, дуслашып-туганлашып беткән мөслимә туташлар иртәгә өйләренә таралышачак.

10 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам иткән беренче сменада 25 бала ял итте. Алар республиканың төрле төбәкләреннән җыелды. Кызларның 5се исә Башкортстаннан килгән иде. Аларны Уфадагы тернәкләндерү үзәгендә эшләүче Тәнзилә ханым Абдуллова алып килгән. Башкортстаннан килүче кызлар барысы да күрмәүче балалар. Аларның сәламәт балалар белән бергә ял итүе, аралашуы үзенә күрә тернәкләндерү чарасы да булып тора. Күрмәүче балалар өчен әлеге лагерь тормышка яраклашуның бер моделе. Моны Башкортстаннан килгән Алинә Әхмәтшина раслады. Кыз берничә ел элек күрә сәләтен югалткан. Әмма ул үзенең активлыгы белән лагерь хезмәткәрләренең таң калдырган. Ул барлык чараларда да актив катнашкан, «Мисс мөслимә» исеменә лаек булган. Алинәгә ябылу тантанасында төп бүләк – кесә телефоны тапшырылды. Калган кызлар да бүләксез калмады. Аларның һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр өләшенде.

Гарип балаларның сәламәт балалар белән бергә ял итүе, чыннан да, игътибарга лаек. Мондый лагерь Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә бүтән юк. Биредә күрмәүче кызлар өчен дә аерым дәресләр оештырылды. Алар Брайль системасы буенча укырга өйрәнделәр, махсус программа ярдәмендә компьютерда эшләү серләренә төшенделәр.30,18 Kb

Лагерьны ябу тантанасына кунакка Рәшидә абыстай Исхакый да килгән иде. Кызларга карап, соклануын яшерә алмады ул. Үз чыгышында Рәшидә абыстай: «Сезне күргәч, яшәреп китәм, - диде ул. - Минем 98 оныгым бар. Моны мин кызларга гыйбрәт булсын өчен әйтәм. Онытмагыз, исламның киләчәге сезнең кулларда. Монда алган белемнәрегезне күбәйтегез, туры юлдан тайпылмагыз. Мөслимәләр өчен шушындый лагерь оештырган өчен «Сөләйман» мәчетенә зур рәхмәт».

«Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина исә кызларга: «Әти-әниләрегезне дә намазга бастырыгыз», - дигән киңәшләр бирде. Ул да кызларның дингә килүенә, аларның мөслимә дигән горур исем йөртүенә чын күңелдән соклануын яшермәде.

Лагерьны оештыручы «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов: «Монда алган белемнәрегезне дәвам итегез. Сезне алдагы елда да лагерьда көтеп калабыз», - диде.

Кызлар үзләре дә алдагы елларда да лагерьга килергә теләк белдерделәр. Аларга биредә бик ошаган. Төрле чаралар да, ислам дәресләре дә киләчәктә аларга файдалы булачак.

Сүз уңаеннан, 10 июльдә «Сөләйман» лагерендә егетләр өчен лагерь эшли башлаячак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе