9-12 июль көннәрендә Биләрдә XIV «Сәләт» яшьләр фестивале узачак. Аны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды оештыра. Анда «Сәләт» оешмасының җәйге аланнарында ял итүче балалар, оешманың активистлары, элек үзләре дә «Сәләт»тә ял иткән студентлар, кунаклар катнашачак.
«Сәләт» фестивале интеллектуаль яктан сәләтле балаларны һәм сәләтле яшүсмерләрне барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган җиргә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакый һәм физик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен практикада куллану максаты белән үткәрелә. Шулай итеп, Биләрдә ел саен узыдырыла торган бу форум республикадагы меңләгән талантлы балалар һәм студентларның даими җыелу урыны булып тора.
Фестиваль кысаларында спорт һәм туристик чаралар, брейн-ринг, музей һәм казылмаларга экскурсияләр, иҗади концертлар каралган. Моннан тыш балалар ел дәвамында әзерләнгән иҗади һәм фәнни эшләрен тәкъдир итәчәк, чакырылган күренекле кунаклар белән очрашачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык