Бүгеннән Татарстанда корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителә. Бу уңайдан республикада махсус штаб булдырылачак. Әлеге штаб корылыктан килгән зыянны исәпләү, аны киметү юлларын табу белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бу турыда кичә Лаеш районында үткән авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Р.Миңнеханов республикадагы хәлләрнең шактый борчу тудыруын билгеләп үтте. «Татарстан корылык зонасына туры килде. Ләкин яңгыр яумаудан зарланып утырудан файда юк. Хәлне ничек тә булса торыкландыру, калган уңышны саклап калу буенча ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк», - дип белдерде Илбашы.
Федераль үзәктән әлегә бернинди дә ярдәм юк. Хәзер кичекмәстән югары температура һәм туфракта дым җитмәү мәсьәләсен ничек тә хәл итәргә кирәк. Бу өлкәдә булган фәнни ачышларны да эшкә җигәр вакыт җитте, дип белдерде Президент. Аның сүзләренчә, ТатНИИСХ РАСХН оешмасы тарафыннан корылыкка каршы көрәш чаралары тәкъдим ителгән булган. Аларны гамәлдә кулланып карау кирәклеге ассызыкланды.
Авыллардагы хәлгә бәя биргәндә Президент күмәк хуҗалыкга ерым игътибар бирергә кушты. «Әмма эш барышында күмәк хуҗалыкларны гына түгел, шәхси хуҗалыкларны да онытырга кирәкми. Аларга да ярдәм оештырылырга тиеш», - дип киңәш итте Р.Миңнеханов.
Гадәттән тың хәл игълан ителү кайбер районнарда хәлләрнең тагын да кискенләшү мөмкинлеге белән бәйләп аңлатыла. ТР вице-премьеры Равил Моратовка тиз арада гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясен җыю бурычы йөкләнде. Аның нәтиҗәсендә районнарда корылык белән бәйле нинди проблемалар булуы ачыкланачак. Бигрәк тә янгынга каршы чараларга игътибар итәргә кирәк, диде Илбашы Р.Миңнеханов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык