Әле күптән түгел генә Казанда Россиядә беренче хәләл продукция логистикасы үзәге ачылган иде. Ул ислам бизнесы һәм финанслары буенча II Халыкара саммит алдыннан гына оештырылды. Бер ел элек үткән саммит вакытында исә аны оештыру турында килешү төзелгән иде. Быелның апрель аенда «Казан хәләл хаб» үз эшен башлап та җибәрде. Соңгы яңалык: үзәкнең беренче филиалы тиздән Башкортстанда да ачылачак. 
Әлеге үзәк барлык хәләл товарларны туплый торган бер ноктага әвереләчәк. Анда азык-төлекне тә, кием-салымны да, даруларны да, косметик чараларны да - кыскасы, барлык төр хәләл товарларны туплау күздә тотыла. Логистика үзәгеннән әлеге хәләл товарлар Россия төбәкләренә һәм БДБ илләренә җибәреләчәк, дип хәбәр итә «Башинформ».
Хәләл продукция логистикасы үзәге тулысынча Ислам үсеш банкы акчасына оештырыла. Димәк, әлеге үзәк илнең икътисадына инвестицияләр керүнең беренче билгесе. Башкортстаннан кала үзәкнең Мәскәүдә, Дагыстанда һәм Казахстанда да филиаллары булачак, дип хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык