Казанда бик тиздән хәләл ризыклар китереп бирү хезмәте эшли башлый, дип хәбәр итә IslamNews.ru сайты. Кейтеринг (ингл. cater — акзык-төлек китереп бирү) дигән инглиз сүзе белән аталаучы әлеге хезмәт Россиядә генә түгел, ә Татарстанда да елдан-ел колач җәя бара. 
Әмма моңа кадәр казанлылар мондый төр хезмәт аша япон кухнясы ризыкларына (суши, ролл) һәм пиццага гына заказ бирә ала иде. Ә шәһәрнең төрле почмакларында эшләүче мөселманнар еш кына хәләл туклану проблемасы белән очраша. Хәләл кафелар бөтен җирдә дә юк бит. Хәзер исә казанлылар хәләл ризыкларга заказ бирә алачак. Бәяләр артык кыйммәт булмаячак, ә ризык сезгә бушка китереп биреләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.
Әлеге компаниянең директоры Илдус Баһветдинов: «Бүгенгә мондый төр хезмәтләр ярдәмендә япон кухнясы ризыкларын гына китертергә мөмкин. Без исә хәләл ризыклар белән эш итәчәкбез. Шуның өстенә без кулланучыларга рус һәм татар халык ашлары тәкъдим итәбез», - дип белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык