Бүген россия Президенты сайтында Дмитрий Медведевның еллык Бюджет хаты эленде. Әлеге хат ел саен төзелә. Анда гадәттә алдагы елларда акча кайсы өлкәләргә тотылачак, икътисад кайсы юнәлештә үсеш алачагы турында языла.
Быелгы Бюджет хатында 2011-2013 елларда аеруча игътибар ителергә тиешле 5 бурыч билгеләнгән. Беренчесе - макроэкономик тотрыклылыкны саклап калу, икенчесе - озак вакытлы стратегик һәм бюджет планлаштыруын координацияләү, өченче бурыч - бюджет акчаларын нәтиҗәшле куллануны тәэмин итү, дүртенчесе - инновацияләргә ярдәм итү һәм бишенче бурыч - шәхси капиталның сыйфатын арттыру.
Хатта шулай ук 2011 елның 1 апреленнән - хәрбиләрнең (6,5 процентка), ә 1 июньнән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында да хәбәр ителә. Шулай ук студентлар өчен дә сөенечле хәбәр: алдагы елның 1 сентябреннән стипендия фондын да арттыру күздә тотыла. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр һәрвакыттагыча игътибарсыз калмаган: 2012 елдан милициягә акча бүлеп бирүне тулысынча дәүләт үз өстенә алачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык