Индонезиянең авыл хуҗалыгы министры Сусвоно әфәнде халыкны күбрәк җиләк-җимеш ашарга өнди, дип хәбәр итә «РИА Новости» «Jakarta Post» газетасына сылтама белән.
Төрле тропик җиләк-җимешләрнең бик күп булуына да карамастан, Индонезия ярымутравында яшәүчеләр җиләк-җимешне елына уртача 32,67 килограмм гына ашый икән. БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы исә индонезиялеләргә уртача 65,75 килограммнан да әзрәк җиләк-җимеш ашамаска киңәш итә.
«Индонезиядә яшәүчеләрнең төп ризыгы - дөге. Дөге ашамасалар, алар үзләрен тукландык, дип хис итмиләр. Шуңа күрә халыкны ризыкларын бераз булса да төрләндерергә өйрәтергә кирәк», - ди бу уңайдан министр.
Министр биргән мәгълүматлар буенча индонезия мөселманнары елына 110 килограммга якын дөге ашый икән. Бу иң күбе дип санала. Чөнки калган Көньяк-Көнчыгыш илләрендә су сан 90 килограммны тәшкил итә, дип яза РИА «Новости».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык