Илнең Парламенты вазифаларын Кыргызстанда Закон чыгару җыены башкарачак. Анда хәзерге Вакытлы хөкүмәт әгъзалары утырыр дип көтелә. Бу турыда бүген Вакытлы хөкүмәт рәисе урынбасары Амурбәк Текебаев хәбәр итте. Әлеге хәбәрне җирле мәгълүмат агентлыгына сылтама белән «Регнум» сайты тапшыра.
Текебаев сүзләренчә, Кыргызстан президенты һәм Хөкүмәт башлыгы вазифаларын әлегә Роза Өтенбаева алып барачак. Чөнки референдумда катнашкан халык аның кандидатурасын калдыру белән килешкән. Яңа төзеләчәк Закон чыгару җыенына исә хәзерге Вакытлы хөкүмәттән кайбер кешеләр сайлап алыначак.
Бик тиздән Кыргызстанда Хөкүмәт формалаштырылачак. Парламент урынына эшләячәк Закон чыгару җыенын исә сайлаудан соң гына оештырып булачак. Шуңа күрә тиз арада әлегә Парламент вазифасын үтәп тору өчен ассамблея яки комитет кебегрәк берәр орган формалаштырып торырга ниятлибез, дип белдерә Текебаев әфәнде.
Парламентка сайлау 10 октябрьдә үтәргә тиеш. Ләкин соңгы арадагы вакыйгалардан соң аның вакытын алгарак күчерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр арта бара, дип хәбәр итә А.Текебаев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык